Болгарга өстәмә су юлы һәм автобус рейслары оештырылган

09 июнь 2012 ел 14:29

10 июньдә Идел буе Болгарында рәсми төстә ислам кабул ителүгә 1123 ел тулуга багышланган чаралар оештырыла. Шул уңайдан Болгарга кадәр өстәмә су юлы һәм автобус рейслары оештырылды, дип хәбәр итә Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

“Южный” автовакзалыннан өстәмә автобус рейсы сәгать 6.30 да китә. Болгардан Казанга 16.00 дә кузгала. Әлеге рейска билетлар алдан сатыла. Моннан тыш автобуслар 10.00 дә һәм 17.00 дә бар. Болгардан Казанга -  6.00 дә һәм 14.00 дә.

Казан Елга портыннан метеор белән бару өчен өстәмә рейс вакытлары Казаннан 18.00 гә, Болгардан 6.00 гә билгеләнгән. Көн саен тизйөрешле метеор Казаннан 9.00 дә, Болгардан 11.20 дә китә дип хәбәр итә  «Татар-информ».

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана