Бөгелмәдә мөселман лагеры эшен дәвам итә

08 июнь 2012 ел 12:13

Бөгелмәдә үзәк мәчет каршында оештырылган балалар мөселман лагеры уңышлы эшләп килә. Бүгенге көндә бирегә 7-16 яшьлек 56 ир бала җыелган. Балалар лагерьда дини белем ала, спорт чараларында һәм интеллектуаль уеннарда катнаша. Бу юлы оештыручылар балаларга лагерьга йөрү файдалы һәм кызыклы булсын өчен белем бирү һәм ял иттерүгә яңа үзгәрешләр кертергә уйлаганнар.

Исегезгә төшерәбез, лагерь 4 июньдә башланды һәм һава торышы начар булуга карамастан, беренче көнне  50 гә якын бала җыелды. Көннән-көн аларның саны арта бара.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана