Бөгелмәдә үзәк мәчет каршында оештырылган балалар мөселман лагеры уңышлы эшләп килә. Бүгенге көндә бирегә 7-16 яшьлек 56 ир бала җыелган. Балалар лагерьда дини белем ала, спорт чараларында һәм интеллектуаль уеннарда катнаша. Бу юлы оештыручылар балаларга лагерьга йөрү файдалы һәм кызыклы булсын өчен белем бирү һәм ял иттерүгә яңа үзгәрешләр кертергә уйлаганнар.
Исегезгә төшерәбез, лагерь 4 июньдә башланды һәм һава торышы начар булуга карамастан, беренче көнне 50 гә якын бала җыелды. Көннән-көн аларның саны арта бара.