Алабугада мөселман лагереның ябылу тантанасы булды

07 июнь 2012 ел 14:42

Бүген, 7 июньдә Алабуга районы Җәмигъ мәчете каршында балалар өчен көндезге мөселман лагере тәмамланды. Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Азат хәзрәт Шәрипов хәбәр итүенчә, лагерь 1-7 июнь көннәрендә үткәрелгән.  Лагерьда 8 яшьтән алып 13 яшькәчә булган 20ләп ир бала ял иткән. Габделвәли хәзрәт Климов, Ислам хәзрәт Гөлҗанов, Илнар хәзрәт Шәрипов балаларга дин гыйлеме, шәригать кануннары буенча гыйлем биргәннәр.

"Бүген лагерьның ябылу тантанасы булды, балаларга истәлеккә бүләкләр тапшырдык. Лагерьда үткән көннәрендә яхшы гына ял итеп, файдалы гыйлемнәр алдылар, дип ышанып калабыз",- диде Азат хәзрәт. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана