Мөселман вожатыйлары игътибарына: “Җәйге мөселман балалар лагерьлары: укыту программасы һәм үткәрү тәртибе” китабының икенче басмасы чыкты

07 июнь 2012 ел 08:47

Мөселман лагерьлары өчен тәүге кулланма: "Жәйге мөселман балалар лагерьлары: укыту программасы һәм үткәрү тәртибе" дип аталган китап бер ел элек дөнья күргән иде. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән иде. Ул китапта мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов тарафыннан расланган дин нигезләре буенча җәйге курслар өчен программа нәшер ителгән иде. Шушы программа узган җәй сезонында сынау үтте, хәзер исә яңа сезон ачылу алдыннан ТҖМДН ул брошюраны кабат бастырды. Мөселман лагерьларны оештыручылар ошбу кулланманы имам-мөхтәсибләр аркылы булдыра алалар. 
Шулай ук китапка мөселман лагерьларын оештыручыларга кирәкле мәгълүматлар урнаштырылган. Вожатыйларның, ата-аналарның бурычлары күрсәтелгән.
Татарстанда мөселман лагерьлары 1992 елдан башлап оештырылып килә. "Жәйге мөселман балалар лагерьлары: укыту программасы һәм үткәрү тәртибе" китабы исә бу эшчәнлекне алып баруга кагылышлы беренче методик кулланма булып тора.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана