Хаҗга багышланган чираттагы утырыш үтте

06 июнь 2012 ел 13:33

2012 елның 5 июнендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Хаҗга багышланган чираттагы җыелышы үтте. Үткәрелгән чарада Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, хаҗ мәсьәләләре буенча җаваплы хезмәткәрләр һәм республиканың 30дан артык районыннан  мөхтәсибләр катнашты.

Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз үзенең чыгышында республикабыз мөселманнарына хаҗ кылу өчен кирәкле барлык шартлар һәм уңайлыклар булдырылачагына ышаныч белдерде. Халыкара мөнәсбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәбибулла хәзрәт Нәфисуллин узган атнада Мәккә шәһәренә барып, Хаҗ вакытындагы яшәү шартлары, кунакханәләрнең торышы белән танышып кайткан иде. Җыелышта ул хәзрәтләрнең күпләгән сорауларына җавап бирде, нәзарәтнең Хаҗ прораммасы (“ДУМ РТ – Хадж”) белән якыннанрак таныштырып үтте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана