1 июльдә Балтач районы мөхтәсибәте өченче тапкыр балалар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрә. Әлеге бәйрәм чарасында Балтачтан гына түгел, башка күрше районнардан да йөзләгән бала катнашуы көтелә. Бу көннәрдә мөхтәсибәттә балалар бәйрәменә әзерлек эшләре алып барыла.
Балалар исә әлегә район мәчетләрендә оештырылган мөселман лагерьларына йөриләр. Бүгенге көндә Норма авылында - 35, Кариле авылында -20, ә Балтачның “Раиф” мәчетенә 30га якын бала мөселман лагерында ял итә. Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренә караганда, Балтач үзәк мәчетендә мөселман балалар лагеры 25 июньдә эшли башлаячак.