Дин әһелләре җыенында 4 секция оештырыла

05 июнь 2012 ел 16:32

8-9 июньдә татар дин әһелләре Казанга «Милли тормыш һәм дин» дип аталган форумга җыела. Өченче тапкыр үткәрелүче җыенда 55 төбәктән 945 кеше катнашу теләге белдерде, диде “Татмедиа” агентлыгында уздырылган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Шулай ук ул җыен программасы белән таныштырды.

Җыен кысаларында 8 июньдә дүрт секциягә бүленеп эшләү каралган:

Мәгълүмат кырында ислам (“Казан” милли мәдәни үзәге, Пушкин ур, 86),

Ислам һәм мәгариф (КФУ, Татарстан ур, 2),

Россия хәләл индустриясен үстерү проблемалары ("Мәрҗани" мәчете, К.Насыйри ур, 17),

Мәчет, мәхәллә: оештыру проблемалары (ТР Фәннәр академиясе, Бауман ур, 20).

9 июньдә Камал театрында форумның пленар утырышы була. Ул сәгать 9.00 дә башлана.

10 майда төрле төбәкләрдән җыелган дин әһелләре “Изге Болгар җыены”нда катнаша.

Ринат әфәнде сүзләренә караганда, республиканың кайбер районнарында халык 10 июньдә “Болгар җыены”на бара алсын өчен бу көнгә билгеләнгән Сабантуй бәйрәмен күчергәннәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана