Һәр бала җәйне көтеп ала, чөнки иң озын каникуллар башлана. Укучыларның җәйге каникуллары вакытында махсус сәламәтләндерү чаралары һәм лагерьлар үткәрелә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә республиканың бөтен районнарында балалар өчен мәчетләр каршында махсус җәйге мөселман лагерьлары оештыра. Стационар лагерьлар барлыгы җиде мөхтәсибәттә: Әгерҗе, Зәй, Казан, Кукмара, Чаллы, Түбән Кама, Сарманда үткәрелә. Башкаларында балалар бары тик көндез генә җыелачак.
Лагерьларның күбесе июнь аенда һәм июль башында, рамазан ае башланганчы уздырыла. Аларның кайберләрендә Коръәнне яттан өйрәнүгә аерым игътибар бирү күз алдында тотыла.
Барлык мөхтәсибәтләргә Рамазан аенда һәм лагерьларда укытучы-әйдаман булып тәҗрибә тупларга дини уку йортлары шәкертләре җибәрелә.
Мәсәлән, Бөгелмә мәчетләренә рамазанга кадәр дини уку йортларында белем алучы16 шәкертне җәлеп итәргә уйлыйлар. Мәчетләргә 630-750 бала йөрер дип көтелә.
Саба районында барлыгы 19 лагерьны Шәмәрдән, Эзмә, Иләбәр, Олыяз, Шыңар, Лесхоз, Килдебәк, Сабабаш, Бигәнәй, Мамалай, Түбән Шытсу, Зур Кибәче, Юлбат, Сатыш, Тенеки, Иске Икшермә мәчетләрендә уздырырга җыеналар.