5 июньдә Азнакай районы үзәгендәге “Ак мәчет”тә балалар өчен җәйге мөселман лагере эшли башлады. Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренә караганда, биредә оештырылган лагерьгә - вакытлыча мөселман балалар бакчасына 25 июньгә кадәр 1-5 сыйныфта укучы малайлар йөри. 25 июньнән 15 июльгә кадәр кызларны җыячаклар.
Балаларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан эшләнгән программа буенча дини сабак, әхлак дәресләре укытыла, төрле ял итү чаралары үткәрелә.