2012 елның 3 июнендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Әниләр” мәчете һәм РИУ Нагорный бистәсендә Казан шәһәренең дини уку йортлары мөгаллимнәренең балалары өчен сабантуй бәйрәме оештырдылар.
Бәйрәм тантанасы Коръән-хафиз Габделҗәлил Касыйм башкаруында Изге Коръәнне уку белән башланып китте. Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов балаларга һәм аларның әти-әниләренә сәламәтлек, уңышлар һәм әлеге бәйрәмне файдалы, истә калырлык итеп үткәрүләрен теләде. Татар-башкорт көрәше буенча түбәндәге егетләребез батыр калды:
1 урын –Фарук Моратов , 2 урын – Йосыф Шәңгәрәев, 3 урын – Бәшир Моратов.
Мәйдан янында җәмәгать белән өйлә намазы укылды. Сабантуй татар халкының милли традицияләре буенча үтте. Балалар капчыкта чабу, канат тарту, милли көрәш, эстафета уеннары һ.б. ярышлар буенча көчләрен сынаштылар.
Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.