Гөлнара Садыйкова: “Диния нәзарәте Дәрвишләр бистәсендәге интернат-йортны үз канаты астына алырга әзер”

01 июнь 2012 ел 15:23

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге, “Татар радиосы” белән бергәлектә, Дәрвишләр бистәсендә урнашкан интернат-йортта тәрбияләнүче балалар янында булып кайтты. Исегезгә төшерәбез, 15 майдан 1 июньгә кадәр физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен подгузниклар, гигиена чаралары һәм урын-җир кирәк-яраклары җыю максатыннан, “Кайсыгызның кулы җылы?” хәйрия акциясе оештырылган иде. Бүген исә әлеге хәйрия чарасына йомгак ясалды, “Татар радиосы” һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре интернат-йортта тәрбияләнүче балалар тарафыннан оештырылган бәйрәм концертын карадылар.

Интернат-йорт җитәкчеләренең сүзләренә караганда, биредә бүгенге көндә үсешләрендә психофизик тайпылышлары булган 200 инвалид бала тәрбияләнә, шуларның яртысы – ятимнәр.

Чарада катнашкан нәзарәтнең хәйрия бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова акция турында:

-  Казан шәһәрендәге “Апрель” тернәкләндерү үзәгенә һәм Яшел Үзән районындагы “Норлат балалар йорты” белән даими эшләп киләбез. Ә менә Дәрвишләр бистәсендәге әлеге интернат-йорт өчен беренче тапкыр шундый хәйрия акциясе оештырыла. Киләчәктә дә бергәләшеп төрле ярминкәләр уздырырга (әйтик, биредә тәрбияләнүче балалар үзләре ясаган кул эшләре бик күп), бәйрәм чаралары, балаларның туган көннәрен үткәрергә ниятлибез, кыскасы, максатларыбыз зурдан. Диния нәзарәте Дәрвишләр бистәсендә урнашкан авыру балалар тәрбияләнүче әлеге интернат-йортны үз канаты астына алырга әзер. Республикабыз халкы хәйрия чараларында катнашып, җәмгыятебезгә битараф булмауларын расладылар. Бергәләшеп игелекле гамәлләрне кылуны дәвам итәргә кирәк, - диде .

Бәйрәм чарасыннан соң, “Татар радиосы” ди-джейларына һәм Диния нәзарәте вәкилләренә интернат-йорт буенча экскурсия оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: биредә мөселман балалары өчен махсус намаз бүлмәсе дә бар. Киләчәктә Диния нәзарәте республикабыз дин әһелләрен әлеге интернат-йортта вәгазьләр сөйләү, дәресләр алып баруга да җәлеп итәчәк, ни дисәң дә сабыйлар матди ярдәм белән беррәттән, рухи-дини ныклыкка да мохтаҗлар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана