Имамнар җыенында катнашырга теләүчеләр арткан

01 июнь 2012 ел 13:07

8-10 июньдә Казанда өченче тапкыр татар имамнарының  “Милли тормыш һәм дин” форумы үткәрелә.  Чираттагы форумда катнашырга 900 дан артык кеше теләк белдерде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Татар имамнарының беренче форумы Казанда 2010 елның сентябрь аенда үткәрелгән иде. Анда Россиянең 40 төбәгеннән 700 дән артык делегат катнашты. Җыенда катнашучылар  татар халкы үсешенә йогынты ясаучы, милләтне берләштерүче традицион дини һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау кирәклеге турындагы уртак фикерләрен җиткерделәр.

2011 елның 15-18 июнь көннәрендә узган икенче җыенда мөселман һәм татар иҗтимагый оешмаларының үзара хезмәттәшлегенә игътибар юнәлтелде. Шулай ук радикаль дини агымнарга каршы традицион исламны тарату турында сөйләшү булды. Форум эшендә Россиянең 55 төбәгеннән 843 кеше катнашты.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана