“Сабыйга” акциясе хөкем ителгән мөселманнарны да җәлеп итте

31 май 2012 ел 14:28

ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Болгар” радиосы һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте белән берлектә, 2012 елның апрель-май айларында Бөгелмә шәһәрендәге әти-әниләре ташлаган ятим сабыйлар өчен подгузник, пеленка кебек кирәк-яраклар җыю максатыннан “Сабыйга” хәйрия акциясен оештырган иде. 30 майда ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Бөгелмә районы үзәк хастаханәсендә әлеге акциягә йомгак ясап кайтты.

“Бөгелмә шәһәрендәге район үзәк хастаханәсе табибы шәхсән үзе каршы алды, хастаханә белән таныштырды. Хастаханә җитәкчелегенә акция кысаларында җыелган кирәк-яракларны тапшырдык. Әлеге акциягә Казан шәһәрендәге 18нче Төзәтү колониясендәге ирекләреннән мәхрүм ителгән мөселман кардәшләребез дә кушылды. Аларның бергәләшеп җыйган  хәер акчасына балалар өчен электр плитәсе алдык. Әлеге акция, бер яктан, республикабыз халкының мәрхәмәтле, олы йөрәкле булуын дәлилләсә, икенчедән, иректән мәхрүм ителгән кардәшләребезнең шушылай ярдәм кулы сузулары – моңарчы күзәтелмәгән сөенечле хәл булды”, - дип билгеләп үтте ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова.

Район Үзәк хастаханәсенең баш табибы Иршат Измайлов республикабыз мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә, мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга, нәзарәтнең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйковага, җәмәгатьчелекне хәйрия эшенә тарту ниятеннән әлеге акцияне оештырганнары һәм хастаханәгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Соңыннан район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм мөхтәсибәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рафис Сафиуллин Диния нәзарәте вәкилләренә шәһәр мәчетләре буенча экскурсия оештырды.

Гөлнара Садыйкова билгеләп үткәнчә, Бөгелмәдә киләчәктә дә шундый төрдәге хәйрия акцияләрен оештыру дәвам ителәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана