Узган атнада Чистай мөхтәсибәтенә караган икенче мәхәллә мәчетендә ("Мөнир мәчете") мөселман балалар бакчасы ачылды. «Бүгенге көндә балаларыбызны дини кануннар нигезендә тәрбияләү буенча зур эшләр башланды. Чистайда мөселман балалар бакчасы булдыру – бик тә мөһим мәсьәлә. Бу ниятне тормышка ашыру өчен иң күп хезмәт куючы – Чистай имам-мөхтәсибенең беренче ярдәмчесе, икенче таш мәчет имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Сөләйманов. Балалар бакчасының эшчәнлеге гадәти бакчадан хәләл ризык булуы, балаларга дини-әхлакый тәрбия бирелүе белән аерылып тора. Бүгенге көндә мөселман балалар бакчасы үз эшчәнлеген әти-әниләрнең ай саен түләнә торган түләүләре һәм дә мөхтәсибәтнең матди ярдәме белән алып бара. Чистай халкы шәhәребездә мөселман балалар бакчасы ачылуга карата зур рәхмәтен белдерде», – дип хәбәр иттеләр район мөхтәсибәтеннән.
Чистай мөхтәсибәте исеменнән Мөнир хәзрәткә "Рәхмәт хаты" тапшырылган.
Әти-әниләрнең сүзләренә караганда, мондый балалар бакчалары күбрәк булса җинаятьчелек, тәртипсезлек күпкә азрак булыр иде.