Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды

31 май 2012 ел 11:13

31 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан районы дин әһелләре имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре алырга җыелды. Район җирлекләрендә эшләүче муллаларга шәһадәтнамәләрне мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, гомуми бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев  тапшырды.

Чарада мөфти  Илдус хәзрәт имам-хатыйбларга республикада дини эшчәнлек алып баруга кагылышлы вәгазь сөйләде. Шулай ук нәзарәтнең хаҗ программасы белән таныштырды.

Имам-хатыйбларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән  "Коръән елы" кысаларында нәзарәт тарафыннан нәшер ителгән Коръәннең “Казан басмасы” бүләк ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана