Нур мәчетендә - хәйрия ашы

31 май 2012 ел 11:09

“Чистай хәбәрләре” газетасы мәгълүматларына караганда, шушы көннәрдә Чистай районының Нур мәчетендә хәйрия ашы уздырылган. Анда кырыкка якын кыз һәм егет – нигездә шәһәрнең 7 нче мәктәп укучылары чакырылган.

– Бүген яшьләрне дини-әхлакый тәрбияләү мәсьәләсе аеруча кискен тора, кайбер дини кыйммәтләр юкка чыкты, идеаллар югалды, – дип белдерде Икътисад, идарә һәм хокук институтының Чистай филиалы директоры Ольга Добронравова. – Мәчеттә шундый әңгәмәләр уздыру аеруча кирәк. Без күпмилләтле республикада яшибез, янәшәбездә татарлар, руслар, чувашлар, азәрбайҗаннар, мордвалар һ. б. гомер сөрә, кечкенәдән үк дини хисләргә, традицияләргә, бер-беребезнең мәдәни гадәтләренә кызыксыну тәрбияләргә кирәк. Сине санласыннар дисәң, үзең дә әти-әниеңә, өлкәннәргә, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт белән карарга өйрән.

Яшь кунаклар арасында төрле диндәге кешеләр бар иде, һәр дин шәфкатьлелек күрсәтүгә, әхлакый сафлыкка, үзең һәм башкалар белән килешеп яшәргә чакыра. Дин, ышану игелеккә хезмәт итә. Нур мәчетенең гасырдан артык тарихы бар, һәм ул һәрвакытта да кешеләр күңеленә яктылык, тынычлык алып килә.

Әхлакый халәт, мәңгелек кыйммәтләр турындагы сөйләшүдә Чистай шәһәренең муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов та катнашкан.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана