Алабугада мөселман Сабантуе узды

31 май 2012 ел 09:21

27 май көнне Алабуга мөхтәсибәте шәһәрнең «Лесная сказка» лагерында мөселман Сабантуе оештырды. Әлеге чараның максаты мөселман өммәтен берләштерү, туплау, аларны табигатькә алып чыгып ял иттерүдән гыйбарәт иде. Сабантуйда 300 дән артык кеше катнашты. Барлык бәйге-уеннарны Алабуга Җәмигъ мәчете коллективы һәм мәчеткә йөрүче мөселман кардәшләребез үткәрде.

Бәйрәм Коръән уку белән башланып китте, аннан соң Габделвәли хәзрәт Климов тарафыннан вәгазь сөйләнде. «Сабан туе – чорлар аша безнең көннәргә кадәр килеп җиткән халкыбызның матур бәйрәме, аның нигезендә татарның бай мирасы, йолалары ята. Иң яхшы гореф-гадәтләребез ислам диненнән үсеп чыккан», – дип белдерде Алабуга мөхтәсибе Әҗмәл хәзрәт Саматов.

Алабуга Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Азат хәзрәт Шәрипов үзенең вәгазендә мөселманнарның урта, гадел өммәт икәнен искә төшерде. «Мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыр өчен яратылганын һәрвакыт истә тота, шулай ук ул дөнья эшләрен дә алып бара, вакытында күркәм итеп ял да итә белә, бүген монда җыелышубыз югарыда әйтелгәннәргә яхшы дәлил», – дип ассызыклады ул.

Спорт уеннарыннан аеруча зур игътибар милли көрәшкә, кул көрәшенә, уктан атуга бирелде. Моннан тыш, хатын-кызлар су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек уеннарда катнашты. Яшьләр авыш колгада йөрү буенча зирәклеген күрсәтте. Сабантуйның икенче өлеше күңел ачу чаралары белән үрелеп барды. Көрәштә җиңеп батыр калучыга сарык бирелде.

Алабуга шәһәре башкарма комитеты ул көнне бәйрәм чараларында катнашу өчен халыкка түләүсез транспорт булдырды. Янә шәһәр җитәкчелегенең һәм иганәчеләрнең ярдәме белән бәйгеләрдә һәм уеннарда җиңүчеләргә дә бүләкләр әзерләнде. Бу чарага мөселманнар гаиләләре белән килгән иде, шуна күрә уеннарда бик күп балалар катнашты һәм аларның һәрберсенә бүләкләр бирелде. Сабантуйны башыннан алып ахырына кадәр бик матур һәм үтемле итеп Алабуганың Җәмигъ мәчет мөгаллиме Ислам хәзрәт Гөлҗанов алып барды.

Табигать куенында узган әлеге бәйрәмдә ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Ашау-эчү, сәүдә тулы куәтенә барды. Барыннан да бигрәк, Сабантуе балалар өчен зур бәйрәм булды.

Әлеге милли бәйрәмебездә ике гаилә гакыйкә корбаны чалып мәҗлес оештырды. Бәйрәмдә шулай ук Кама алды төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов та катнашты.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): “Аллаһ каршында көчле көчсездән сөйкемлерәк, әмма ләкин боларның икесе дә хәерле”, – дигән. Чарада район мөхтәсибе Әҗмәл хәзрәт бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук Рәҗәп ае, Коръән елы турында да таныштырды.         

Исегезгә төшерәбез: Алабугада мөселманнар Сабантуе быел сигезенче мәртәбә узды. Мондый төрдәге Сабантуй оештыру Рөстәм хәзрәт Ясәвиев тәкъдиме белән башланган иде. Шулай итеп, милли ярыш елдан-ел колачлырак уза барды. Сигез ел дәверендә аны хәтта чит төбәкләрдән дә килеп тамаша кылдылар.

P.S.: Алабуга Җәмигъ мәчете яшьләр белән эшләүгә дә зур игътибар биреп килә. Мәчетнең подвалында тренажер, уен заллары, балалар өчен көрәш түгәрәкләре эшли.

Нияз САБИРҖАНОВ  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана