Мөселман мәктәбендә "Сабак туе" үткәрелде

30 май 2012 ел 12:55

29 майда Чаллының “Нур Ихлас” мәчете ишегалдында “Мирас” мөселман мәктәбендә уку елы тәмамлану уңаенннан “Сабак туе” бәйрәме үткәрелде. Әлеге, быел бишенче тапкыр үткәрелгән бәйрәмгә мөгаллимнәр, мәктәп укучылары, аларның ата-аналары, әбиләре, бабайлары җыелды. Мәктәптә уку елына йомгак ясала торган бәйрәм тантанасында зур уңышларга ирешкән укучыларга, төрле олимпиада, конкурсларда җиңүчеләргә “Рәхмәт хаты” һәм мөхтәсибәт, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучыларны уку елы тәмамлану белән имам-мөхтәсиб Әлфис хәзрәт Гайфуллин һәм мәктәп директоры Римма Исхакова котлады. Алар балаларга алга таба да Исламны өйрәнүдә, белем алуда уңышлар теләде.

Быел 120 укучының 63е укуларын бары «5» һәм «4» билгеләренә генә тәмамлаган.

“Сабак туе”нда  шулай ук спорт ярышлары оештырылды. Бәйрәм балаларның яшел чирәм өстенә корылган табын артына җыелып пылау ашавы белән тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана