Россиянең иң танылган вәгазь сөйләүчесе Казанга килә

29 май 2012 ел 10:57

Мөселман яшьләре берлеге Россиядә бүгенге заманда иң танылган вәгазь укучыларның берсе, ислам кыйммәтләрен таратучы Рәшит Исаевның лекцияләрен үткәрүне оештыра. Лекцияләр 2 һәм 3 июнь көннәрендә Казанның “Әниләр” мәчетендә өйлә намазыннан соң уздырыла, дип хәбәр итә islam-today.ru.

Рәшит Исаев, бигрәк тә яшьләр арасында, Абу Али әл Ашари исеме белән билгеле. Абу Али әл Ашариның Дагыстан һәм Татарстан диния нәзарәтләре тарафыннан хупланган китаплары, дисклары Россия күләмендә меңләгән тираж белән тарала, аларны барлык ислам кибетләрендә алырга мөмкин. Абу Али шулай ук  darulfikr.ru дип аталган сөннәт юнәлешендәге ислам белеме порталына нигез салучыларның берсе.  Әлеге портал Исламга багышланган иң популяр сайтлар рәтендә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана