Мөселман яшьләре берлеге Россиядә бүгенге заманда иң танылган вәгазь укучыларның берсе, ислам кыйммәтләрен таратучы Рәшит Исаевның лекцияләрен үткәрүне оештыра. Лекцияләр 2 һәм 3 июнь көннәрендә Казанның “Әниләр” мәчетендә өйлә намазыннан соң уздырыла, дип хәбәр итә islam-today.ru.
Рәшит Исаев, бигрәк тә яшьләр арасында, Абу Али әл Ашари исеме белән билгеле. Абу Али әл Ашариның Дагыстан һәм Татарстан диния нәзарәтләре тарафыннан хупланган китаплары, дисклары Россия күләмендә меңләгән тираж белән тарала, аларны барлык ислам кибетләрендә алырга мөмкин. Абу Али шулай ук darulfikr.ru дип аталган сөннәт юнәлешендәге ислам белеме порталына нигез салучыларның берсе. Әлеге портал Исламга багышланган иң популяр сайтлар рәтендә.