Татарстан Диния нәзарәте яңа килешү төзеде

28 май 2012 ел 16:50

28 майда сәгать 15:00 дә “Татмедиа” агентлыгында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан салу станциясе, Рус Православие чиркәвенең Казан Епархиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасында массакүләм донорлыкны үстерү өлкәсендә социаль хезмәттәшлек турындагы Беркетмәгә кул куелды.

Документны Республика кан салу станциясе баш табибы Рамил Тураев, ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз һәм  Татарстан архиепискобы Анастасий  имзалады. Әлеге рәсми чара  Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашында узды.

Республика кан салу станциясе баш табибы Рамил Тураев беркетмәнең сәяси генә түгел, ә гамәли мәгънәгә дә ия булуын билгеләп үтте.

Татарстанда мондый төр килешүгә беренче тапкыр кул куелды. Әлеге килешү кысаларында һәр мәчеттә һәм чиркәүдә кан тапшыру урыннары турында мәгълүматлар язылган элмә такталары куелачак һәм башка чаралар үткәреләчәк. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана