28 майда сәгать 15:00 дә “Татмедиа” агентлыгында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан салу станциясе, Рус Православие чиркәвенең Казан Епархиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасында массакүләм донорлыкны үстерү өлкәсендә социаль хезмәттәшлек турындагы Беркетмәгә кул куелды.
Документны Республика кан салу станциясе баш табибы Рамил Тураев, ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз һәм Татарстан архиепискобы Анастасий имзалады. Әлеге рәсми чара Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашында узды.
Республика кан салу станциясе баш табибы Рамил Тураев беркетмәнең сәяси генә түгел, ә гамәли мәгънәгә дә ия булуын билгеләп үтте.
Татарстанда мондый төр килешүгә беренче тапкыр кул куелды. Әлеге килешү кысаларында һәр мәчеттә һәм чиркәүдә кан тапшыру урыннары турында мәгълүматлар язылган элмә такталары куелачак һәм башка чаралар үткәреләчәк.