Чистайда мөселманнарның республика спорт ярышлары үткәрелде

28 май 2012 ел 16:23

2012 елның 27 маенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Чистайда «Әнәс» мәчете ачылуга ике ел тулу уңаеннан мөселманнар арасында теннис, шахмат, армрестлинг һәм футбол буенча республика ярышлары үткәрде. Әлеге ярышлар мәчет янында булды.

Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, гомуми бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, нәзарәтнең спорт чараларын оештыручы Рафаэль Мифтахов, Чистай районы хакимият башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, район имам-мөхтәсибе Алмаз Шәрифуллин, “Әнәс” мәчете имамы Әбүбәкер хәзрәт, РИУ ислам хокукы кафедрасы җитәкчесе Мөхәммәтмурат хәзрәт Моратов, ислам фәннәре факультеты деканы  Рамазан хәзрәт Курамшин һәм башкалар катнашты.

Чара мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмовның катнашучыларны нәзарәт исеменнән сәламләве белән башланды. Ильяс хәзрәт ярышны үткәрергә ярдәм күрсәткән иганәчеләргә “Рәхмәт хаты” тапшырды һәм Коръәннәр бүләк итте.

Шулай ук ярышны ачу тантанасында күп сандагы сабантуйларда батыр калган, иганәче Тәлгать Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларга уңышлар теләде.

Ярышлар Әбүбәкер хәзрәтнең догалар укуы белән башланып китте. Тәнәфес вакытында РИУ мөгаллиме Илъяс хәзрәт мөнәҗәтләр әйтте.

Ярышта Лениногорск, Аксубай, Алексеевск, Норлат, Кукмара, Бөгелмә, Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Казан командалары катнашты. Җиңүчеләр истәлек бүләкләре, дипломнар белән бүләкләнде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана