Казанда Ислам уку йортлары студентлары олимпиадасы үткәрелә

28 май 2012 ел 13:55

29 майда сәгать 9.00 дә Россия ислам университетының актлар залында V Бөтенроссия Ислам уку йортлары студентлары олимпиадасы ачыла.

Олимпиаданы ачу тантанасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Президенты аппараты, Кувейт дәүләтенең дин һәм вакф эшләре буенча министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы вәкилләре, шулай ук Мәскәүдән, чит төбәкләрдән кунаклар, республиканың күренекле дин әһелләре катнашуы көтелә. Олимпиадага Россия мөселман вузлары ректорлары киләчәк.

Олимпиаданы Россия ислам университеты оештыра һәм ул әлеге вуз бинасында 29-30 май көннәрендә узачак. Чара Ислам фәнннәрен, гарәп телен  өйрәнүче сәләтле студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү йөзеннән кирәкле шартлар тудыру максатыннан уздырыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана