26 майда ТҖ МДНнең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге, Казан мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге, шулай ук “Ризван” мәчете имам-хатыйбы Алан хәзрәт Панарин белән бергә Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләрне чираттагы тапкыр Казанга цирк карарга алып килүне оештырды.
Норлат балалар йорты җитәкчелеге нәзарәт вәкилләренә әлеге чараны оештырган өчен рәхмәтләр әйтеп, балалар ясаган картиналар бүләк итте.