26 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Апас һәм Кайбыч районы дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре бирелде. Нәзарәткә барлыгы 60 тан артык мулла килгән иде. Район җирлекләрендә эшләүче дин әһелләренә шәһадәтнамәләрне мөфти Илдус хәзрәт Фәиз тапшырды.
Чарада имам-хатыйбларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән "Коръән елы" кысаларында нәзарәт тарафыннан нәшер ителгән Коръәннең “Казан басмасы” бүләк ителде.