Табиблар һәм дин әһелләре сәламәтлек турында сөйләште

25 май 2012 ел 15:20

25 майда ТР МДНнең конференц-залында Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән 2012 ел – Коръән елы кысаларында  “Коръән һәм сәламәтлек” дип аталган “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Чарада Республика медицина профилактикасы үзәге баш табибының спорт медицинасы буенча урынбасары Ренат Таҗиев, Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, Казан дәүләт медицина университеты проректоры, доцент Алексей Шулаев, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов, биология фәннәре докторы, академик, “Милләт сәламәтлеге” фондының Татарстан бүлеге рәистәше Игорь Никитин, «Бентос» су астында йөзү клубы президенты, табиб-эндокринолог Ринат Галимов, инвалид балалар ассоциясе вице-президенты Ирина Биктаһирова, “Йәсин” клиник- диагностик үзәге директоры Ирек Җәбиров, “Болгар-стом” клиникасы теш табибы Марат Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.

Түгәрәк өстәлгә җыелган табиблар һәм дин әһелләре бүгенге көндә кеше сәламәтлеген саклауда диннең йогынтысы, медицина тармагында дини-рухый ярдәм күрсәтү турында фикер алышты. Шулай ук  дөрес туклану, хатын-кыз сәламәтлеге темалары дини күзлектән чыгып тикшерелде. Чарада катнашкан табиблар авыруларны дәвалаганда Коръән аятьләре, догалар шифасын, гомумән, диннең мөһимлеген ассызыкладылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана