30 майда Актаныш үзәк мәчетендә райондагы барлык мәчет имамнары катнашында мөхтәсибәтнең чираттагы утырышы була. Имам-мөхтәсиб Ләес хәзрәт Галләмов сүзләренә караганда, җыелышта мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге мөселман лагерьларен оештыру турында сөйләшәчәкләр. "Җәйге лагерьлар район мәчетләре каршында эшләячәк. Биредә балалар өчен файдалы ял һәм Ислам нигезләре дәресләре укытылачак. Дәресләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшләгән программа буенча укытыла. Шулай ук ислам сабаклары районның 26 мәктәп лагеренда биреләчәк. Мондый төр хезмәшлек районның мәгариф бүлеге белән килешенгән", - диде Ләес хәзрәт.