Түгәрәк өстәл: “Коръән һәм сәламәтлек”

24 май 2012 ел 16:16

2012 елның 25 маенда сәгать 11:00дә Диния нәзарәтенең дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге һәм “Умма” газетасы  ТР МДНнең конференц-залында  Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән 2012 ел – Коръән елы кысаларында  “Коръән һәм сәламәтлек” дип аталган “түгәрәк өстәл” оештыра.

Әлеге чараның төп максаты – мөселман авыруларга (пациентларга) кагылышлы четерекле мәсьәләләрне чишү юлларын ачыклау, сәламәтлек саклау учрежденияләрендә дини этика, авыруларны дәвалаганда һәм тернәкләндергәндә диннең психологик ролен күрсәтү.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1.Аллаһы Тәгалә кушканча сәламәт яшәү рәвеше. Профилактиканың әһәмияте.

2.Чирне психологик яктан ничек җиңәргә?

  • Хастаханәләрдә намаз бүлмәләре булдыру нигә кирәк?
  • Руханиларның авырулар белән аралашу әһәмияте

3. Мөселманнар өчен медицина сервисы: үзенчәлекләр, проблемалар, аларны хәл итү юллары

4.Коръән укуның файдасы турында дәлилләр.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар:

  1. Габитова Фәридә Хаҗиәхмәтовна – Республика медицина профилактикасы үзәге баш табибы урынбасары
  2. Галимов Ринат Рафаэль улы – «Бентос» су астында йөзү клубы президенты, табиб-эндокринолог
  3. Биктаһирова Ирина Евгеньевна – инвалид балалар ассоциясе вице-президенты
  4. Вәлиулла хәзрәт Якупов – ТР МДНнең мәгариф  бүлеге җитәкчесе
  5. Җәбиров Ирек Мостафа улы –  “Йәсин” клиник-диагностик үзәге директоры
  6. Казан шәһәре сәламәтлекне саклау идарәсеннән вәкил
  7. Гайфуллина Миләүшә Хафизовна – Республика йогышлы авырулар клиник диспансерының физиотерапия бүлеге җитәкчесе, Иҗтимагый палата әгъзасы.
  8. Шәйхетдинов Марат Клим улы – “Болгар-стом” клиникасы теш табибы
  9. Никитин Игорь Юрьевич – “Милләт сәламәтлеге” фонды вәкиле.

 

Белешмәләр өчен телефон: “Умма” газетасы редакторы Мәксүтова Гүзәл Равил кызы (89033136506), e-mail: guzel.maksudy@gmail.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана