Мәдрәсәбез гөрләп тора

23 май 2012 ел 15:19

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәһәребездә 1998 нче елда ачыла. Аны тәмамлаган шәкертләр күбесе дини өлкәдә эшлиләр: мөхтәсибләр, имамнар, укытучылар булалар, ә кайберләре чит илдә белем алып зур галимнәр булып кайталар. Мәдрәсәнең ирләр бүлеге Әлмәт шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете бинасында урнашкан. Мәдрәсәдә уку дәвере – 3 ел. Укыту программасында Коръән теле булган гарәп теленә зур игътибар бирелә, шуңа күрә дәресләр 2 нче курстан башлап гарәп телендә алып барыла. Әлеге уку йортында 9 нчы сыйныфтан соң килгән мәктәп укучыларына тулы гомуми белем алу мөмкинлеге бар.

Әлмәт ислам мәдрәсәсе быел шәһәребездә зур эшчәнлек алып барды. Беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан вакыты чикләнмәгән лицензия алды. 100гә якын шәкерт көндезге бүлектә укыды, шулай ук кичке һәм читтән торып уку бүлекләре уңышлы эшләп килә. Икенче ел рәттән кызлар мәдрәсәсе каршында мәктәп яшендәге балаларга «Тәхфиз» исемле Коръән ятлау мәктәбе эшли, быел шундый ук мәктәп «Мәдинә» мәчетендә малайлар өчен дә ачылды. Шулай ук быел әлмәтлеләр өчен гарәп теле тирәнтен өйрәнү курслары ачылды. Әлеге курсларда мәдрәсә укытучылары атнага ике мәртәбә икешәр сәгать белем бирәләр. Ел саен җәйге каникуллар вакытында Әлмәт районы мәчетләрендә балалар өчен Ислам нигезләрен өйрәнү буенча җәйләүләр уза. Биредә балалар күңелле итеп ял да итәләр, Ислам дине буенча файдалы белем дә алалар. Җәйләүләрдә мөгаллимнәр һәм әйдәманнар ролен Ризаэддин Фахреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең шәкертләре башкара, алар биредә уку практикасын үтәләр.

Быел малайлар өчен шундый җәйләүләр Әлмәтнең биш мәчетендә эшләячәк:

·        1 июньнән 30 июньгә кадәр – Урсала микрорайонының «Нурсала» мәчетендә;

·        4 июньнән 14 июньгә кадәр – Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә;

·        4 июньнән 17 июньгә кадәр – 1 нче мәхәллә мәчетендә;

·        20 июньнән 6 июльгә кадәр – Техснаб бистәсе мәчетендә;

·        2 июльдән 11 июльгә кадәр – Түбән Мактама бистәсенең «Марс мәчете»ндә.

Кыз балалар өчен Ислам нигезләрен өйрәнү җәйләүләре Ризаэддин Фахреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең хатын-кызлар бүлегендә үткәреләчәк. Быел мәдрәсә җитәкчелеге 4 смена оештырырга планлаштыра:

·        1 июньнән 15 июньгә кадәр – 7-15 яшьтәгеләргә башлангыч белем бирү җәйләве;

·        18 июньнән 15 июльгә кадәр – 10-15 яшьтәге кызлар өчен «Тәхфиз» Коръән ятлау җәйләве;

·        6 августтан 19 августка кадәр – 15-25 яшьтәге кызлар өчен Коръән ятлау җәйләве;

·        20 августтан 25 августка кадәр – Әлмәт ислам мәдрәсәсенә укырга керергә теләүчеләр өчен махсус курслар;

Кыз балалар өчен Ислам нигезләрен өйрәнү җәйләве шулай ук Түбән Мактаманың «Марс мәчете»ндә 16 июньнән 25 июньгә кадәр үткәреләчәк.

Елдан ел балаларын Ислам нигезләрен өйрәнү җәйләүләренә бирергә теләүчеләр саны ишәя, шуңа күрә шундый күркәм чаралар оештыручы мәчетләр арта бара.

Мәдрәсәгә керергә теләүчеләр саны һәр ел күп була, быел да аларны (мәктәпнең 9-11 сыйныфларын, ССУЗ яки ВУЗ тәмамлаучыларны) 20 августтан 25 августка кадәр 5 көнлек кабул итү курсларына көтеп калабыз.

Безнең адрес һәм телефоннар:

ирләр бүлеге: Әлмәт шәһәре, Ш. Мәрҗәни урамы, 82 «А». Тел.: 8(8553) 45-69-45, 37-13-20, факс: 8(8553) 37-13-20, 8-965-625-07-65

кызлар бүлеге: Әлмәт шәһәре, Волгоградская урамы, 24. Тел./факс: 8(8553) 43-74-88, 8-965-625-07-65

 

 

Энҗе Хәсәншина

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе җитәкчесе 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана