Изге Рәҗәб ае башланды!

22 май 2012 ел 16:39

2012 елның 21 май төнендә мөселманнар өчен изге Рәҗәб ае башланып китте. Рәҗәб ае ислам динендәге изге айларның берсе. Шулай ук ул Аллаһы Тәгалә сугыш һәм талашларны тыйган дүрт айның (Рәҗәб, Зөлкәгъдә, Зөлхиҗә, Мөхәррәм) берсе булып тора.

ҮДО – ТР МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов мөселманнар өчен изге саналучы айлар турында аңлатма биреп болай диде: “Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде! Рәҗәб – гөнаһларны ярлыкау, якыннарың-дусларың белән аралашу һәм гыйбадәт кылу ае. Киләсе Шәгъбан – мәхәббәт һәм гыйбадәт кылу ае, аннары Рамазан – Аллаһы Тәгаләдән кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидиятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелгән ай килә. Мөхәммәд галәйһиссәләм бу өч ай турында: “Рәҗәб - Аллаһның ае, Шәгъбан - минем аем, Рамазан исә өммәтемнең аедыр”,- дигән һәм: “ Аллаһым, безгә Рәҗәб һәм Шәгъбанны мөбарәк кыл һәм безне Рамазанга ирештер”, - дип дога кылган.

Хәзрәти Зәннүн Мәсри болай дигән: “Рәҗәб - чәчү, Шәгъбән – су сибү, Рамазан – җыю”. Бу айда күбрәк тәүбә итәргә, гыйбадәт кылырга кирәк. Әлеге айларда гөнаһлардан нык саклану, Аллаһка гыйбадәттә булу сорала. Бу эштә кем күбрәк тырыша, шул кеше иминлек, бәхет белән бүләкләнер.

Рәҗәб ае кергәч сөекле пәйгамбәрәбез Мөхәммәд (салләллаһу аләйһи вә сәлләм) дога кыла иде:

اللهم بارك لنا في رجب وشعبان وبلغنا رمضان

«ӘллаҺүммә бәрик ләнә фи раҗәбә вә шәбән ва бәллигнә рамәдан».

«Ий Аллаһ! Рәҗәб һәм Шәгъбан айларын безнең өчен мөбарәк кыл һәм безне Рамазам аена ирештер».

Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Рәҗәб аеның беренче көнендә ураза тотсаң, өч еллык гөнаһлардан кәффәрәт булырсың; икенче көнендә тоту – ике еллык гөнаһлардан, өченче көнендә ураза тоту – бер ел эчендә кылган гөнаһлардан чистарта. Соңыннан һәр көн бер айлык гөнаһлардан арынуга тиң”, дип билгеләп үтә".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана