Бөгелмәдә Коръән укучылар бәйгесе үтте

22 май 2012 ел 09:32

19 майда Бөгелмә шәһәренең җәмигъ мәчетендә мәхәллә халкы арасында районара Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Бәйгене Бөгелмә районы мөхтәсибәте һәм ТРның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте оештырды.

Бәйге Бөгелмә, Ютазы, Баулы һәм Лениногорск район мөселманнары арасында үткәрелде. Республиканың башка районнарыннан да катнашырга теләүчеләр шактый иде, Азнакай һәм Әлмәт районнарыннан вәкилләр катнашты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге бәйге Россиядә басма Коръән нәшер ителүгә 225 ел тулу уңаеннан үткәрелгән. Марат хәзрәт Мәрданшин (ТРның кыньяк-көнчыгыш төбәге казые) һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин (Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе) катнашучыларга уңышлар теләп, Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен өйрәнеп кенә калмыйча, тормышта, гамәлләрендә дә һәрдаим куллансагыз иде, дип теләкләрен җиткерде.

Алты номинация буенча оештырылган бәйгедә олылар да, яшьләр дә тигез хокук белән ярышты. Конкурсантлар Коръән сүрәләрен яттан сөйләп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Барлыгы 60тан артык кеше катнашты, араларында бөгелмәлеләр, лениногорскилар, ютазылылар һәм әлмәтлеләр аеруча аерылып торды.

Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды, җиңүчеләр исә  кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Бүләкләрнең иганәчеләре – “Первый сотовый” кибете, ТРның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, бәйгене оештырырга ярдәм итәргә теләкләре булган үзәк мәчетнең актив мәхәллә халкы.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана