Бүген Болгар шәһәрендәге тарихи-архитектур музей-тыюлыгы территориясендә Истәлек Билгесен ачу тантанасы узды. Әлеге чара Идел болгарлары тарафыннан 922 елда рәсми рәвештә Исламны дәүләт дине буларак кабул итү көне уңаеннан оештырылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ҮДО – ТР МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов һәм башка дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаштылар.
Минтимер Шәймиев Болгардагы музей-тыюлыкның җитәкчелегенә җир йөзендәге иң зур Коръәннең биредә саклануын дәлилли торган Гиннеслар рекорды китабының таныклыгын тапшырды.
Болгардагы тантананың турыдан-туры трансляциясе интернет челтәрендә күрсәтелеп барылды (www.prav.tatarstan.ru Татарстан Республикасының рәсми порталында).