20 майда Түбән Кама Җәмигъ мәчетеннән 20 кешедән торган бертөркем мөселманнар “Таң” сәламәтләндерү лагерена барды. Ташлык авылы янында урнашкан лагерьга килеп, чистарту-җыештыру эшләре башкардылар. Лагерьның хуҗалык эшләре җитәкчесе Клинкова Наталья Константиновна каршы алды. Көн дәвамында бассейн, йортлар тирәсендәге территориядә чистарту эшләре алып барылды. Коймаларны, тәрәзә һәм ишек йөзлекләрен буядылар.
Шушы көннәрдә санэпидемстанция, балаларга бөрчә, тычкан һәм еланнар комачауламасын өчен, территорияне чистартачак. Якынча 15нче июньгә инде беренче смена лагерьга килә алачак. Җәй дәвамында 18 көнлек 3 смена үтәр дип планлаштырыла. Шуларның икенче сменасы мөселман лагере булачак.