Изге Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов котлавы

21 май 2012 ел 12:01

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән күренекле тарихи вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен кабул иткән көне белән тәбрик итәм.

Ислам Россия халыкларының рухи тормышында күп гасырлар буена мөһим роль уйнады. Исламның формалашуында һәм үсешендә 922 елда аны Идел Болгарстанының ирекле рәвештә кабул итүе мөһим адым булып тора. Бу – төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә куәтле этәргеч бирә һәм алдынгы рухи үзәкләрнең берсенә әверелдерә.

Гасырлар дәвамында Ислам дине гомумкешелек кыйммәтләрен, гуманизм идеяләрен, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә яшәүче төрле халыкларның үзара тату хезмәттәшлегенең барлыкка килүендә әйдәүче факторлардан булды.

Бүген республика уникаль дини традицияләргә ия, алар халкыбызның бай рухи мирасын, тарихын, телен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итә. Башка конфессия вәкилләре белән бергәләп, Татарстан мөселманнары рухи чыганакларыбызны яңартуда актив катнашалар. Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу буенча киң колачлы эшнең җәмгыятебезнең барлык вәкилләре катнашында тормышка ашырылуы бик сөенечле.

Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көнен бәйрәм итү рухи-әхлакый, дини кыйммәтләргә таянучы күркәм традициягә нигез салыр, республикабызда милләтара һәм динара дуслыкны тагын да ныгытырга ярдәм итәр, дип ышанам.

Барыгызга да ихластан күңел тынычлыгы, бәхет һәм уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

www.prav.tatarstan.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана