19 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә рәсми рәвештә имам-хатыйблык шәһадәтнамәсе тапшырылды. Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз кулыннан шәһадәтнамәләр алырга Норлат, Тәтеш районы дин әһелләре килгән иде. Мөфти Илдус хәзрәт район җирлекләрендә эшләүче дин әһелләрен шәһадәтнамә алулары белән котлады, изге теләкләрен җиткерде һәм бергәләп дингә хезмәт итәргә чакырды. Тантанада имам-хатыйбларга күптән түгел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган Коръән-Кәриминең “Казан басмасы” бүләк ителде.
Дин әһелләре әлеге документны ел саен яңартырга тиеш. Анда дин әһеленең исем-фамилиясе күрсәтелгән, шулай ук “Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте җирле мөселман дини оешмасы беркетмәсенә нигезләнеп, ТР МДН низамнәмәсенә таянып, аттестацион имтиханнарны уңышлы үтүгә бәйле рәвештә мәчет мәхәлләсендә имам-хатыйб вазифаларын үтәүне раслый. Имам-хатыйб дини вазифаларны Аллаһы Тәгалә фарыз иткән хөкемнәргә һәм пәйгамбәребез “Мөхәммәд (с.г.в)нең сөннәтенә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм мәхәлләнең низамнамәләренә туры китереп үтәргә тиеш”, - дигән сүзләр язылган.