Россия ислам институты эчендә Коръән ятлау буенча олимпиадалар үтте

17 май 2012 ел 15:01

16 майда, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Коръән елы кысаларында, Россия ислам институтында мөселманнарның изге китабын ятлау буенча олимпиада үтте.

Чараның ачылышында РИИның ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин студентлар арасында әлеге конкурсның үткәрү кирәклегенә аерым басым ясады һәм катнашучыларга уңышлар, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә насыйп булуын теләде.

РИИ студентлары каршында Сириядән килгән дин тәгълиматчесе Тәүфыйк Рамазан әл-Буты да чыгыш ясады, ул исә Изге Коръәнне өйрәнү һәм ятлауның мөһимлеген шулай ук билгеләп үтте.

Бәйгедә катнашучыларның күпчелеген ислам фәннәре факультеты студентлары тәшкил итте. Конкурсның жюри әгъзалары: ислам фәннәре факультеты деканы Рамазан хәзрәт Курмашин, ислам фәннәре факультеты мөгаллиме Габделҗәлил Касыйм, ислам фәннәре факультеты деканы урынбасары Рәфыйк Йосыпов, ислам фәннәре факультеты мөгаллиме Илдус Сабитов, илаһият факультеты мөгаллиме Әпсәләмов Нурислам.

Олимпиада 5 номинация буенча үтте:

1.                     “Коръәннең 30нчы кисәге”. Әлеге номинациядә ислам фәннәре факультетының әзерлек бүлеге студентлары катнашты.

2.                     “Коръәннең 29нчы кисәге”. Биредә ислам фәннәре һәм лингвистика факультетының 1 курс студентлары катнашты.

3.                     «Коръәннең 27нче кисәге». Ислам фәннәре факультетының 3 курс студентлары (шәригать һәм Коръән фәннәре).

4.                     «Коръәнннең 26нчы кисәге». Ислам фәннәре факультетының 4 курс студентлары.

5.                     Конкурстан тыш олимпиада кысаларында иҗади программа да тәкъдим ителде: нәшидләр һәм ислам тематикасына караган шигырьләр башкару, тамашачылар өчен махсус викториналар үткәрү.

Җиңүчеләр исемлеге:

Әзерлек бүлеге:

1 урын – Шарабидин Шарабидинов

2 урын – Хамиджон Рахимов

3 урын – Юсуп Митрищев

I курс:

1 урын – Мухаммед Мансуров

2 урын – Сиратулло Каримов

3 урын – Мирзаахбар

II курс:

1 урын – Абдулхалил Мухибуллои

2 урын – Хаётулозода Абдуджабор

3 урын – Амир Билялов

III курс:

1 урын – Оятулло Роибов

2 урын – Ренат Саримов

3 урын – Вадим Валеев

IV курс:

1 урын – Мөхәммәдгали Габдрахманов

2 урын – Марат Сәйфетдинов

Җиңүчеләр акчалата бүләкләр, диплом һәм китаплар белән бүләкләнде дип хәбәр итә www.islam-portal.ru.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана