Татарстан мәдәният министрлыгы мөселманнар сүзенә колак салды. Бу хакта сигезенче тапкыр уздырылучы Казан халыкара мөселман киносын оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышында билгеле булды.
Белгәнебезчә, узган ел әлеге фестивальдә күрсәтелгән кайбер кинолар шау-шу куптарган иде. Шулай ук мөселманнарга Мәскәүдән килгән "йолдыз"ларның үз-үзләрен тотышлары ошамады. Нәтиҗәдә татар һәм мөселман оешмалары мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать белән чыкты.
Быел беренче тапкыр кинофестивальнең сайлап алу комиссиясенә дин әһеле кертелде. Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батыр Казанда күрсәтеләчәк мөселман киноларын сайлауда катнашачак.