“KAZANHALAL 2012” III халыкара күргәзмә-ярминкәсе “Казан ярминкәсе”ндә узачак

15 май 2012 ел 08:50

2012 елның 19-21 маенда Казан шәһәрендә “KAZANHALAL 2012” III халыкара күргәзмә-ярминкәсе эшли. Ел саен уза торган хәләл индустрия күргәзмәсе Ислам бизнесы һәм финансларының “KAZANSUMMIT 2012: Россия һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасының икътисади хезмәттәшлеге” IV халыкара саммиты кысаларында үтәчәк.

“KAZANHALAL 2012” III халыкара күргәзмә-ярминкәсен «Хәләл индустрия милли ассоциациясе» коммерцияле булмаган хезмәттәшлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты белән берлектә оештыра. Быел халыкара күргәзмә-ярминкә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк.

Күргәзмә-ярминкәдә катнашу эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салырга, сату базарын киңәйтергә, продукцияне киң җәмәгатьчелеккә һәм сату челтәренә чыгарырга булышачак, Россия һәм дөньядагы башка төбәкләрнең хәләл базары торышы белән таныштырачак. Әлеге чара Россиягә мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга булышлык итә. 

Күргәзмәнең төп максаты - Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән хәләл продукцияне һәм төрле хезмәтләрне тәкъдим итү. Хәләл продукцияне мөселманнарга кулланырга яраклы дип кенә түгел, бөтен экология таләпләренә туры килә торган чиста азык-төлек дип күрсәтү бурычы куела. Хәләл – ул азык-төлек кенә түгел, финанс, медицина, туристлык өлкәсендә югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү дә. 

KAZANHALAL күргәзмә-ярминкәсе махсуслаштырылган зур чара булып тора, ул үзебездә һәм чит илләрдәге хәләл товарлар җитештерүче оешмаларны берләштерә. “KAZANHALAL 2012” программасы хәләл-экспозиция, тематик мастер-класслар, тәмләп карауларны һәм башка чараларны үз эченә ала. 

Әлеге күргәзмә-ярминкә кысаларында “2012 елда хәләл индустриясе” эшлекле форумы уза. Әлеге эшлекле чарада “Хәләл” индустриясенең үсеше, “Хәләл” сертификацияләү ирекле системасы, логистика, консалтинг, хәләл продукциясенең үсешен һәм сатылуын тәэмин итү кебек әһәмиятле мәсьәләләр яктыртылачак. Анда Россия, БДБ илләреннән, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгыштан 150ләп компания катнашачак, дип хәбәр итә “KAZANHALAL” күргәзмә-ярминкәсен оештыру комитеты.

www.tatar-inform.ru

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана