“Кайсыгызның кулы җылы?” хәйрия акциясе башланып китте

15 май 2012 ел 12:21

Кызганыч, ата-ана назыннан мәхрүм ятим сабыйлар саны шактый. Ислам динендә ятимнәргә зур урын бирелә. Изге Коръән һәм мөселман галимнәре һәрдаим ятимнәргә зур игътибар биреп, аларга карата битараф булмаска чакыра.

15 майдан 15 июньгә кадәр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Татар радиосы” белән берлектә “Кайсыгызның кулы җылы?” хәйрия акциясен башлап җибәрә. Акция кысаларында Дәрвишләр бистәсендәге физик яктан зәгыйфь балалар интернат-йортына өлкәннәр өчен подгузниклар, гигиена чаралары һәм урын-җир кирәк-яраклары җыелачак. Әлеге интернат-йорт күп төрле тернәкләндерү чараларына ия булган учрежденияләрдән санала. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре: биредә тәрбияләнүчеләрне социаль-көнкүрешкә җайлаштыру, медицина һәм хезмәт белән тернәкләндерү.

Интернатта  психофизик тайпылыш күзәтелгән 200 инвалид бала тәрбияләнә, шуларның яртысы – ятимнәр, интернат аларның туган йортлары кебек. Бирегә бөтен республикадан 4 яшьтән алып 18 яшькә чаклы балалар кабул ителә. Интернат җитәкчелеге балаларны тиешенчә карау, кайгырту, укыту өчен барлык кирәк шартларны да тудырып килә. Әмма барлык чыгымнар өчен бюджетта каралган акча гына җитеп бетми, шунлыктан интернатка кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү сорала.

Ярдәм кулын сузарга теләкләре булган һәркем  кирәкле әйберләрне Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27 адресы буенча урнашкан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлегенә (4 кабинет) тапшыра ала.

Белешмәләр өчен телефон: 264-61-58 (Гөлнара Садыйкова).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана