2012 елның 14 маенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә казыят утырышы булып үтте. Утырышта Чистай, Спасс, Әлки, Аксубай, Норлат, Яңа Чишмә районы мөхтәсибләре катнашты, алар үзләренең җирлекләрендәге эшчәнлекләре белән таныштырып үттеләр. Мөселманнарны борчыган мәсьәләләрне уртага салып фикер алыштылар.
Казыятнең киләсе утырышы 9 июльдә булыр дип көтелә.