Нәҗметдинов Рафаэль Әмин улына “Халыкка хезмәт өчен” медале тапшырылды

14 май 2012 ел 14:24

2012 елның 14 маенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Ульян өлкәсе мөфтиенең (Сәүбән хәзрәт Сөләйманов) урынбасары Нәҗметдинов Рафаэль  Әмин улына “Халыкка хезмәт өчен” медален тапшырды. Рафаэль хәзрәт инде ике дистә елдан артык дин өлкәсендә фидакарьләрчә хезмәт итә, Ульян өлкәсе һәм Татарстан республикасы арасында бердәм хезмәттәшлек эшләрен алып бара.

“Әлеге медаль чын мәгънәсендә аның хезмәтенең, дин юлында армый-талмый күрсәткән эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып тора. Алга таба да шушы изге юлны дәвам итеп, милләтебезне, дин кардәшләребезне үзенең игелекле гамәлләре белән сөендерәчәгенә ышанып калабыз”, дип билгеләп үтте Илдус хәзрәт бүләкләү тантанасында.

Әлеге тантаналы чарада шулай ук Республикабызның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Фәиз улы Мифтахов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнаштылар.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана