2012 елның 14 маенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Ульян өлкәсе мөфтиенең (Сәүбән хәзрәт Сөләйманов) урынбасары Нәҗметдинов Рафаэль Әмин улына “Халыкка хезмәт өчен” медален тапшырды. Рафаэль хәзрәт инде ике дистә елдан артык дин өлкәсендә фидакарьләрчә хезмәт итә, Ульян өлкәсе һәм Татарстан республикасы арасында бердәм хезмәттәшлек эшләрен алып бара.
“Әлеге медаль чын мәгънәсендә аның хезмәтенең, дин юлында армый-талмый күрсәткән эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып тора. Алга таба да шушы изге юлны дәвам итеп, милләтебезне, дин кардәшләребезне үзенең игелекле гамәлләре белән сөендерәчәгенә ышанып калабыз”, дип билгеләп үтте Илдус хәзрәт бүләкләү тантанасында.
Әлеге тантаналы чарада шулай ук Республикабызның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Фәиз улы Мифтахов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнаштылар.