13 майда Түбән Камада үткән “Әй, егетләр!” дип исемләнгән чакырылышта барлыгы 60 егет катнашты. Ярышларның ачылышында Түбән Кама шәһәренең җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әлеге ярышларның Җиңү бәйрәме уңаеннан үткәрелүен билгеләп үтте. Үзенең кыска гына вәгазендә авыр елларны истә тотарга, хәтердә яшәтергә кирәклеген ассызыклады. Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган ата-бабалары өчен, бүгенге көндә исән-сау калган ветереннарыбызның сәламәтлеге һәм киләсе көннәребезнең тыныч булуын сорап дога кылдылар.
Яшьләр “Батыр” спорткомлексында милли көрәш, гер күтәрү һәм кул көрәше буенча үзара көч сынаштылар. Ярышларда шулай ук мәктәп укучылары да катнашты.
Ярышлардан соң бергәләшеп намаз укыдылар.
Әлеге чараны оештыруга мәхәллә халкы иганәчеләре бик зур ярдәм күрсәтте. Катнашучыларны футбол туплары, термос, спорт сумкалары, рюкзаклар белән бүләкләделәр.
Усман Кадыйров