2012 елның 13 маенда Россия ислам институтында ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрде. Әлеге ярышларда Мамадыш, Аксубай, Баулы, Әтнә, Лениногорск, Кукмара, Зәй, Бөгелмә, Мөслим, Чистай, Балык Бистәсе, Азнакай, Актаныш районнарыннан, шулай ук Казанның үзеннән дә мөселман яшьләре катнашты.
1 урын РИИ командасына бирелде, 2 урынга – “Ак өмет” пансионаты, 3 урынга “Ризван” мәчете командасы лаек дип табылды. Җиңүчеләргә дипломнар, медаль һәм истәлекле бүләкләр ттапшырылды.