Мөфти Илдус хәзрәт Файзов ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Болгарга эш сәфәре кылды

12 май 2012 ел 10:26

11 майда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Изге Болгарга кылган чираттагы эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәйзов һ.б. рәсми затлар, белгечләр катнашты.

Алар сәфәр кысаларында Изге Болгар җирендәге 7 объектта эш барышы белән таныштылар. “Болгарда эшләр план буенча бара, ләкин бик киеренкелек белән. Чөнки кайсыбер коралмаларны ачуны көзгә планлаштырган идек. Әмма аларны хәзер ике этапка бүлеп тапшырачакбыз” – дип шәрехләде ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Мәсәлән, Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен 922 елда кабул итү вакыйгасына багышлап төзелгән Истәлек билгесе корылмасы 21 майда ачыла. Шушы көнне бирегә вакытлыча Кол Шәриф мәчетендә саклана торган дөньядагы иң зур басма Коръән китертелә.

“Икмәк музее” тарихи-этнографик комплексы ачылышы да шушы көнгә билгеләнгән. “Икмәк музее” комплексына карата минем бернинди дә соравым юк - ул әзер”, - диде М.Шәймиев.

Ә менә “Болгар” мәчете комплексы исә 10 июнь көнне ачылачак. “Мәчетне, чыннан да, көзгә генә ачу ниятләнгән иде, шулай да, төзүчеләр аны унысына өлгертергә вәгъдә итә”, - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана