11 майда “Мәрҗани” мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган хәйрия ярминкәләре сезоны ачылды. Авыру балаларның кул эшләре ярминкәсен Диния нәзарәтенең Ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге Яшьләр эшләре бүлеге белән бергә, Казан мөхтәсибәте булышлыгында уздырды.
Мәчеткә җомга намазына килүчеләргә “Апрель” тернәкләндерү үзәге балаларының кул эшләре тәкъдим ителде. Ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова әйтүенә караганда, алга таба ярминкәләр Казан мәчетләрендә һәр атнада үткәреләчәк.