12 майда сәгать 10.00 дә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә аттестация үткән имамнарга беренче тапкыр рәсми рәвештә шәһадәтнамә тапшырыла.
Нәзарәтнең гомуми бүлеге мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда, беренче булып шәһадәтнамәләрне Алабуга, Лаеш, Кама Тамагы имамнары алачак. “Аллаһы рәхмәте белән, 12 майда нәзарәткә Татарстан мөфтие кулыннан шаһадәтнамәләр алырга барлыгы 44 имам җыелачак. Алга таба, билгеле бер график төзеп, аттестация үткән башка район имамнарына да аларны тапшыру каралган”, - диде Илъяс хәзрәт. Алабугадан - 8, Лаеш һәм Кама Тамагыннан 18 әр дин әһеле киләчәк.
Диния нәзарәтендә һәр мәхәлләдән имамнар турында мәгълүмат тупланган. Алар өчен нәзарәт тарафыннан махсус белем күтәрү, ныгыту курслары оештырылды. Имамнарның рәсми рәвештә шәһадәтнамә алуы менә шул курсларны узу, аттестация үтү нәтиҗәсе булып тора.