Казанда Мәрҗани мәчете янындагы мәйданда урнаштырылган чатырда 2012 елның 7-11 июнендә бишенче тапкыр бөтенроссия Ислам китап күргәзмә-ярминкәсе үтәчәк.
Китап күргәзмәсе Россиядә Ислам темасына китаплар нәшер итүне цивилизацияле рәвештә үстерү һәм китап укучыларны илдәге мөселман китапларын чыгаручы нәшриятлар белән якыннан таныштыру максатыннан оештырыла. Бу эшкә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан мөхтәсибәте алынды.
Күргәзмәдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Екатеринбург, Түбән Новгород, Түбән Кама һәм Махачкала шәһәрләреннән 20 гә якын ислам нәшрияты катнашыр дип көтелә. Китаплар нәшер итүчеләр бәясеннән сатылачак.